Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ШӘП ПРОДАКШН»га килгән 100дән артык гаризаның 80е сайлап алынган
«ШӘП ПРОДАКШН» проектына килгән 100дән артык гаризаның 80е сайлап алынган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды.
«Кайберәүләрнең ялкау икәне анкета тутырудан ук күренде, бөтенләй җибәреп торырлык булмаганнары да бар иде. Андыйларны төшереп калдырдык, әлегә 80е сайланып, махсус чатка өстәлде», – диде «Идел» яшьләр журналлары баш редакторы Рәмзия Галимова.
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты кураторы Ләйлә Лерон онлайн рәвештә өй эшләре, төрле биремнәр биреләчәген әйтте. Аларны үтәп барырга туры киләчәк. «Актив булмаганнарны кызганмыйча төшереп калдырачакбыз. Эшләмәгән кешеләр безнең көчне алып барачак. Без «5»легә укыганнар белән генә эш итәргә тиешбез. «3»легә укыганнар төшеп калачак», – диде.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Рәмзия Галимова сүзләренчә, гариза тапшыручылар арасында яңа йөзләр дә, танылган кешеләр дә бар. Алар барысы да блогерлык осталыгын ныгытырга ниятли. «Барыбызга таныш алып баручылар, биючеләр бар. Без сокланып караган кешеләр шушы проектка кушылалар. Бу безгә югары үрләр куя. Димәк, без бу эшне идеаль рәвештә башкарып чыгарга тиеш», – диде ул.
Проектта катнашучылар белән блогинг өлкәсендә зур тәҗрибәсе булган кураторлар эшләчәк, шулай ук, төрле мастер-класслар, очрашулар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз