Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«ШӘП ПРОДАКШН»-2025: «Блогерлар яктылыкка өндәргә тиеш»
«ШӘП ПРОДАКШН» проектының яңа сезоны башлана. Кичә аның үзенчәлекләре, файдасы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләшү булды.
«Безгә төрле темаларга багышланган блоглар җитми, рус телендә андый блоглар күп»
«Идел» яшьләр журналлары баш редакторы Рәмзия Галимова проектны моңа кадәр «Ялкын» журналы тормышка ашырганын искәртте. «Бездә «Татмедиа»да «Шәп» дигән исем астында «TikTok»та проект эшли башлаган идек. Ул вакытта популяр блогерлар катнашкан иде. Быел проектта «Идел» журналы кысаларында социаль челтәрләрдә үзе турында сөйләргә, үсәргә теләгән яшьләребез өчен эшләргә дигән максат куйдык. Безгә төрле темаларга багышланган блоглар җитми, рус телендә андый блоглар күп. Күз алдыгызга китерегез: татар телендә үз блогын алып бара торган яшь табиб, я биюче… Алар үз һөнәрләре турында кызыклы әйберләр турында сөйли алыр иде», – ди Рәмзия Галимова.
Ул катнашучыларга бик кыйммәтле мәгълүмат биреләчәген һәм укыту бушлай булуын ассызыклады. Яшь блогерлар видео төшерәчәк, танылган блогерлар белән очрашачак. Төрле очрашулар «Кәеф» лабораториясендә узачак. Чит илләрдән яшьләр дәресләргә онлайн кушылачак.
Рәмзия Галимова әйтүенчә, беренче чиратта, эчтәлек мөһим, язылучылар санын арттыру максаты гына тормый. «Төрле социаль челтәрләрдә эшләп булуны аңлатачакбыз», – ди ул.
Проект авторлары әйтүенчә, башта 18-30 яшьтәге кешеләрдән генә гаризалар кабул ителә дип игълан ителсә дә, соңрак яшь чикләүләрен алырга уйлаганнар. Рәмзия Галимова фикеренчә, бу күңел халәтенә бәйле. Кемдер 25-30 яшьтә дә сүлпән булырга, ә кемдер 40-45 яшьтә дә бик актив рәвештә үз блогын алып барырга мөмкин, ди ул.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Эшләмәгән кешеләр безнең көчне алачак»
Проектка кабул ителгән 100дән артык гаризаның 80е сайлап алынган. «Кайберәүләрнең ялкау икәне анкета тутырудан ук күренде, бөтенләй җибәреп торырлык булмаганнары да бар иде. Андыйларны төшереп калдырдык, әлегә 80е сайланып, махсус чатка өстәлде», – диде Рәмзия Галимова.
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты кураторы Ләйлә Лерон онлайн форматта өй эшләре, төрле биремнәр җибәреләчәген әйтте. «Аларны үтәп барырга туры киләчәк. Актив булмаганнарны кызганмыйча төшереп калдырачакбыз. Эшләмәгән кешеләр безнең көчне алып барачак. Без «5»легә укыганнар белән генә эш итәргә тиешбез. «3»легә укыганнар төшеп калачак», – диде.
Рәмзия Галимова сүзләренчә, гариза тапшыручылар арасында яңа йөзләр дә, танылган кешеләр дә бар. Алар барысы да блогерлык осталыгын ныгытырга ниятли. «Барыбызга таныш алып баручылар, биючеләр бар. Без сокланып караган кешеләр шушы проектка кушылалар. Бу безгә югары үрләр куя. Димәк, без бу эшне идеаль рәвештә башкарып чыгарга тиеш», – диде ул.
«Катнашучылар үзләре яраткан блогерлар белән материаллар тудырачак»
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты продюсеры Назлыгөл Сөнгатова проектның әһәмияте, үзенчәлекләре турында сөйләде.
«Атна саен 100ләп кешене җыеп, аларны берләштерү максаты тора. Катнашучылар үзләре яраткан блогерлар белән материаллар, видеоконтент тудырачак. «Вау» дип караган экспертларны моңа кадәр телевидение, социаль челтәрләрдән генә күрсәләр, хәзер турыдан-туры аралашачаклар. Коллаборацияләр турында сүз бара, экспертларны шуның өчен чакырабыз», – диде Назлыгөл Сөнгатова.
Ул төрле өлкәләрдә, үз эшләрендә оста булган, танылган, абруйлары булган чын профессионаллар төрле мастер-класслар үткәрәчәкләрен әйтте. «Ораторлык осталыгы, фото-видео материаллар ясау, үзеңне сәхнәдә тоту, актерлык буенча төрле тематикаларга бүлеп алып барачакбыз», – диде продюсер.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
«Шәхси брендын күтәрергә теләгән журналистларны көтеп калабыз»
Ләйлә Лерон журналистларны проектка кушылырга өндәде.
«Сез дә безнең проектка кушылыгыз. Тел байлыгы, сөйләм осталыгы булганнарга блог алып бару күпкә җиңелрәк булачак. Сез, журналистлар, башлап кына җибәрүче блогерларга үрнәк булачаксыз. Шәхси брендын күтәрергә теләгән журналистларны көтеп калабыз», – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Лерон.
Ул журналистларны халык белмәве турында да әйтеп үтте. «Газетада чыккан язмаларны кем язганын күпләр белми. Шәхсән, минем, укучы буларак, белмәгән кешенең фикерен укыйсым килми», – ди.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ләйлә Лерон укыту барышында иптәш белән бергә эшләү булачагын әйтте. «Бади» – «напарник» дигән кеше, син ул кешене үзеңнән дә күбрәк кайгыртачаксың. Бара алганмы, контентны төшергәнме, тексты әзерме… Кеше турында уйлаганда, үзең дә үсәчәксең. Онлайн форматның кызыклы моментлары бар», – диде.
«Иң мөһиме – татар телендә блоглар алып бару. Әгәр ике телдә алып барасың икән, татарчасы русчасыннан кызыклырак булсын, русча караучылар тартылсыннар», – дип киңәш бирде Ләйлә Лерон.
«Безгә татарча сөйләшүче эксперт блогерлар кирәк»
«ШӘП ПРОДАКШН» проекты амбассадоры, популяр блогер Равил Закиров фикеренчә, блогерлар халыкка яктылык бирергә, яктылыкка өндәргә тиеш.
«Блогерлар ниндидер лайфхаклар, кирәкле мәгълүмат белән бүлешергә тиеш. Татар блогерлары арасында файдалы мәгълүмат бирә торган контентны арттырасыбыз килә», – ди Равил Закиров.
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков
Ул кайбер блогерларның үзләре белмәгән, хайп темаларга кереп китүен, бер-ике блогер аркасында калган блогерларга да тап төшүен әйтте. «Бер-берсен рәнҗетеп, конфликтка керүчеләр бар. Аннан соң халыкта «әәә, бу бит блогерлар» дигән уй туа», – ди.
«Безгә татар телендә сөйләшә, татар мохитен күтәрә торган, татарча сөйләшүче эксперт блогерлар кирәк», – ди Равил Закиров.
Шәхсән үзе «Лайфстайл»да сигез елдан соң гына үсешкә ирешкәнен әйтте. «Әгәр без яңа блогерлар белән эшләсәк, аларга үз стилен, контентын булдыру юлын күрсәтергә кирәк. Бер стильны аласың да, шуны алып барасың – шул вакытта максатчан аудиторияң җыелачак», – диде.
Проект кысаларында бүләкләр, очрашулар аша мотивация бирү дә уйланылган. Атна, ай саен иң актив булган, инициатива белдергән блогерларны бүләкләр көтә. Иң азакка килеп җиткәннәр белән зур бәйрәм чарасы уздырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз