Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Шәп продакшн» татар блогерлары проекты финалистларын бүләкләделәр
Бүген Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп продакшн» проектына нәтиҗәләр ясалды. «Шәп продакшн» – 2023 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылучы проект. Узган елларда ул Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең мәдәниятен, тарихын күрсәтүче яшь блогерларны эзләүне, этноблогингны үстерүне күздә тота иде. Быел исә «Идел» журналы башка профессия вәкилләрен интернетта дөрес һәм матур итеп татар телендә блог алып барырга өйрәткән. Ягъни, интернетта татар телендә эксперт блоглар булдыру юнәлешендә эш алып барган.
Быел проектка 100дән артык гариза кабул ителгән. Сайлап алу этабыннан соң проектка 70 кеше кушылган. Нәтиҗәдә аларның тугызы җиңүче дип билгеләнде.
Оештыручылар әйтүенчә, гаризалар Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан да кабул ителгән. Катнашучыларның географиясе бик киң, исемлектә Америка Кушма Штатлары, Төркия, Һиндстан, Германия кебек илләр дә бар.
Дүрт ай дәвамында «Идел» журналы катнашучылар өчен танылган блогерлар һәм экспертлар белән файдалы очрашулар, ораторлык осталыгы, сәхнә теле, камера каршында эшләү, күп караулар җыя торган рилслар төшерү буенча остаханәләр оештырган.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Җиңүчеләрне тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев котлады. Ул проектның киләчәктә телне үстерүдә роле зур булуын искәртте.
«Узган елда әлеге чарадан шаккатып кайткан идем. Хезмәтегез бик ошады. Киләчәк яшьләр кулында, ә яшьләрнең һәрберсенең кулында – телефон. Әгәр милләтне сакларга телибез икән, интернетта татар телле блогерлар булырга тиеш. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов та әлеге проектны бик хуплады. Зур эш эшлисез, афәрин!», – диде ул җиңүчеләрне котлап.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
2025 елда проектта финалист исеменә лаек булган блогер Гөлия Хәкимова проектны оештыручыларга рәхмәт белдерде.
«Шушы вакыт дәвамында без бик кызыклы оффлайн дәресләр, файдалы практикалар һәм онлайн дәресләр уздык. Нәтиҗәдә тугыз иң актив катнашучы калды. Аларны катнашучы гына дип әйтеп булмый, алар – чын йолдызлар. Чөнки шушы ноктага килеп җитү – ул үзе бер тырышлык, үҗәтлек һәм эчтәге бер омтылыш. Катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова соңгы елларда журнал гадәти форматта гына эшләми, дип билгеләп узды. Аның сүзләренчә, редакция төрле кызыклы проектлар, чаралар оештыра.
«Яшьләр өчен журнал чыгару белән беррәттән «Идел» командасы, чыннан да, мең төрле эш башкара. Республика районнарына йөреп, яшьләр өчен төрле тапшырулар төшерә. Шигырьләр яздыра, аларны китап итеп чыгара. Казанда узган «VK Фест»та фестиваль тарихында беренче тапкыр «Идел» журналы милли сәхнә оештырды. Алай гына да түгел, без, татар фольклор иҗатына мөрәҗәгать итеп, җырлар яздыру, клиплар төшерү белән дә шөгыльләнәбез», – дип искәртте ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Шәп продакшн – 2025» проекты җиңүчеләре:
-
Таңчулпан Гыйләҗева;
-
Рәфидә Галимҗанова;
-
Фәния Вагыйзова;
-
Гөлия Хәкимова;
-
Муса Хөснуллин;
-
Гөлия Гирфанова;
-
Алинә Шиһапова;
-
Дамир Зиннәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз