news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәп» фестивалендә Татарстанның иң яхшы блогерларын бүләкләделәр

«Шәп» Татарстан блогерлары фестивалендә ТР Дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республика конкурсында җиңүче блогерларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләрне һәм фестиваль кунакларын «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

«Ел дәвамында тыгыз аралаштык, эшләдек. Җиңүчеләрне котлыйм. Безнең төп максат – зур аудиториягә кешелеклелек кыйммәтләрен җиткерү. Интернет ярдәмендә без сезнең белән традицияләрне, гореф-гадәтләрне, телне саклый алабыз. Бу - безнең уртак бурыч», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

«Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог» номинациясе:

  • 1 урын – Рәмис Гыйльметдинов
  • 2 урын – Ринат Галиәхмәтов
  • 3 урын – Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов

«Видеохостингтагы иң яхшы блог» номинациясе:

  • 1 урын – Илнар Идрисов
  • 2 урын – Аделина Сөнгәтуллина
  • 3 урын – Фагыйлә Шакирова

«Мессенджерларда иң яхшы блог» номинациясе:

  • 1 урын – Эльвира Садриева
  • 2 урын – Гөлназ Мостафина
  • 3 урын – Илгиз Сабиров

«Татарстан республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы темасын яктыртучы иң яхшы блог» номинациясе:

  • 1 урын – Олеся Дмитриева
  • 2 урын – Гүзәл Габидуллина
  • 3 урын – Фәнзилә Җәүһәрова

«Иң яхшы яшь блогер» номинациясе:

  • 1 урын – Әнвәр Мөхетдинов
  • 2 урын – Рузил Хилавиев
  • 3 урын – Дилия Шәйхетдинова
  • 4 урын – Тимур Тулбаев
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100