news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәп блогер» медиамәктәбенең яңа сезоны ачылышында Шамил Садыйков: Киләчәк сезнең кулда

«Шәп блогер» медиамәктәбенең яңа сезоны ачылышында Шамил Садыйков: Киләчәк сезнең кулда
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«Татмедиа» АҖ акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков республикада татар аудиториясенә яңа блогерлар кирәклеген әйтте. Бу хакта ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте гамәлгә куйган «Шәп блогер» медиамәктәбенең яңа сезоны ачылу тантанасында җиткерде.

«Татар телле блогерлык юнәлешен хәзер үк формалаштырырга кирәк, киләчәктә барысы да сезнең кулга калачак. Эш башланып китте, котлыйм! «Шәп блогер»лар – «Татмедиа»ның киләчәге. Безнең бурыч – татар телендә, татар аудиториясенә алар белән эшли торган яхшы, татар телле, сыйфатлы, милли җанлы бик күп блогерлар әзерләү. Эшегездә уңышлар, киләчәк сезнең кулда», – диде ул.

«Шәп блогер» медиамәктәбенең быелгы эшчәнлеге татар телле блогерларны барлау һәм үстерү белән бәйле. Яңа сезонның беренче очрашуына социаль челтәрләрен татар телендә алып баручы блогерлар җыелган иде.

Чараның төп кунагы – Башкортстаннан килгән танылган блогер Айдар Кәлимуллин. Айдар үзенең блогында авыл темасын яктырта. «Мин Башкортстаннан, Бүздәк районында туып үстем. Блогерлык белән 8 ел элек шөгыльләнә башладым. Ул вакытта минем аерым юнәлешем юк иде, авыл тормышы турында төшергәнем булмады. Видеоларым күбрәк юморга кайтып кала иде, хәзер мин үз юнәлешемне таптым. Сез дә камерагызны алып төшерә башлый аласыз», – диде ул.

«Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин блогерлар белән журналистларга бер юнәлештә эшләргә кирәклеген белдерде. «Шәп блогер»ның асылы бик гади – блогер буларак үзләрен үстерергә, танытырга теләүчеләргә без ярдәм итәргә тырышабыз. Тенденция шуңа таба бара – журналистларны блогерлар алыштыралар. Сез – аудиториягә хәбәр җиткерәсез, аудиторияне яңалыклар белән таныштырып барасыз, шул ук вакытта күңел дә ачтырасыз. Журналистлар белән бер үк дәрәҗәдә, бер юнәлештә эшли торган сфера, шуңа күрә без бергә булырга, бер юнәлештә эшләргә тиешбез», – диде ул.

1 июнь көнне Казан Кирмәне территориясендә «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын Фест» балалар һәм яшүсмерләр фестивале узачак. Бәйрәм вакытында Кирмәннең бөтен территориясе үзенчәлекле балачак шәһәренә әвереләчәк. Бәйрәмгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килүе көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100