news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәп блогер» медиамәктәбе чыгарылыш кичәсенә Удмуртиядән иң популяр этно-блогер килде

«Шәп блогер» медиамәктәбе чыгарылыш кичәсенә Удмуртиядән иң популяр этно-блогер килде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген «Татмедиа» тарафыннан гамәлгә куелган «Шәп блогер» медиамәктәбенең йомгаклау дәресе узды. Соңгы дәрес «Этно-блог яисә нигә милли мәсьәлә блогингта трендка әйләнә?» темасына багышланды. Медиамәктәпнең чыгарылыш укучы егет-кызларына йомгаклау дәресен иң популяр этно-блогер – Удмуртиядән Вера Трефилова үткәрде.

«Шәп блогер» медиамәктәбе кысаларында блогер буларак өлгерергә теләүче егет-кызлар популяр блогерлардан, танылган шәхесләр, спикерлардан дәресләр, лекцияләр тыңлаганнар, практик биремнәр үтәгәннәр, мастер-класслар алганнар. Ун дәрес уздырылган. Алар «Блог алып бара башлагач, бу эшне ничек ташламаска?», «Ничек блогыңның тематикасын уйлап табарга?», «Шәхси бренд булдыру», «Сөйләм осталыгы», «Видеоконтент җитештерү серләре» кебек темаларга багышланган.

Фото: © Рамил Гали

Спикерлар – Раил Арсланов («Хижина музыканта» блогы авторы), Илнар Идрисов (Илнариус Татариус), Русина Семененко («Казань Интересная» блогы авторы), Айваз Садыров, Артур Шәйдуллин. Куратор – татар блогеры Илнар Идрисов, керәшен блогеры Олеся Дмитриева, рус блогеры Александр Ситников, мари блогеры Лиана Федорова, чуаш блогеры Ксения Романова. Куратор итеп, популяр гына түгел, туган телне, милләтне таныту белән уникаль шәхесләр сайланган.

Бу проектның төп идеясе – милли контент җитештерүче блогер булырга теләгән яшьләр өчен уку мәйданчыгы булдыру. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков искәртеп үтте.

«Проект милли контент җитештерүче һәм аны популяр итүче блогерлар булдыру максатын күздә тотып, дистәләгән егет-кыз өчен блогерлык мәктәбен узу мөмкинлеген тудырды. Йомгаклау дәресенең спикеры очраклы түгел. Вера Трефилова – берничә ел элек безне, Татарстанлыларны, «уяткан» кеше. Без Вераның милли контент җитештерүенә карап шаккаткан идек. Ул вакытта бездә андый контент җитештерүче юк иде. Без бу юнәлештә уйлый белмәдек. Без аңа карап, аңа ияреп «селкенә» башладык. Милли блогингның башында Вера тора», – диде ул.

«Вера бик әһәмиятле эш белән шөгыльләнә дип саныйм. Кешенең төп ихтыяҗларының берсе – милли үзаңын формалаштыру. Кеше үзен бөтен, тулы шәхес итеп билгеле бер милләткә каравын, татар, чуаш я удмурт булуын танып яшәгәндә генә тоя. Кешенең милли үзаңы оешуда, үзен аерым бер этнос, милләт вәкиле булуын тануында этно-контент җитештерүче блогерларның өлеше бар», – диде Шамил Садыйков.

Фото: © Рамил Гали

«Дневник удмуртки» каналын алып баручы популяр этно-блогер Вера Трефилова Россиядәге беренче этно-тикток-хауста яшәгән блогер. Ул блогында туган телен, милләтенең мәдәниятен танытуы белән уникаль. «Киләсе 5-7 елда дәүләт тарафыннан хупланган, ихтыяҗларга җавап биргән 6 тема ил дәрәҗәсендә тренд булачак. Алар – традицион кыйммәтләр (гаилә), этнослар дуслыгы, сәламәтлек, эчке туризм, экология һәм ватанпәрвәрлек. Менә шушы темаларга бүгеннән яктыртырга кирәк. Бу киләсе елларда иң зур трендлар булачак», – дип саный блогер.

Блогер татарларның татарлыкларыннан оялмауларына, горур, ватанпәрвәр булуларына кызыгып каравын әйтте. «Сез, татарлар, бик патриот халык. Сездә миллилек көчле. Бездә озак еллар үзләрен удмурт дип атаудан оялып яшәделәр. Кешеләр, горурланып, үзләрен удмурт дип әйтә алмыйлар иде. Сез. татарлар, үзегезне ниндидер элиталы милләт дип таныйсыз төсле хәтта. Аеруча Казанда шундый әйбер сизелә. Мин моңа кызыгып карыйм», – ди ул.

Вера Трефилова үзләрен удмурт дип атаучылар артуын әйтте һәм монда ул үзенең дә өлеше кергәндер дигән фикердә. «Мин, мәсәлән, үземнең милләтемә, телемә, мәдәниятемә гашыйк. Һәм мин моны еллар буе үзебезнең халыкка җиткерергә тырыштым. Дәрәҗәбезне күрсәтергә омтылдым. Бүгенге көндә үзләрен удмурт дип атарга оялмаучылар артты. Миллилек дәрәҗәсенең күтәрелешен сизәм», – диде удмурт блогеры Вера Трефилова.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100