news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәп блогер» медиа мәктәбендә блогларын үстерергә теләгән яшьләргә ярдәм итәчәкләр

«Без һәр катнашучыдан шәп видео төшерә торган блогер ясарга сүз бирәбез», - диде Илназ Фазуллин.

«Шәп блогер» медиа мәктәбендә блогларын үстерергә теләгән яшьләргә ярдәм итәчәкләр
Рамил Гали

«Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин «Шәп блогер» медиа мәктәбендә яшь блогерларга беренче адымнарын ясарга, блогларын үстерергә ярдәм итәчәкләрен әйтте.

«Проектның үзенчәлеге – аның татар телендә генә булмавында. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Татарстанда күп милләтләрнең мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, «Шәп блогер» мәктәбенә төрле милләт вәкилләрен чакырабыз. Төп бурычыбыз – яшь блогерлар әзерләү. Проектның темасы – этника, төрле милләтләрнең үзенчәлеге», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Проектта теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен катнашучының теләге һәм телефоны булуы шарт. «Без һәр катнашучыдан шәп видео төшерә торган блогер ясарга сүз бирәбез. Бу хакта мөмкин кадәр күбрәк яшьләр белсен иде. Блогерлык – контент кына түгел, алгоритмнар, монтажлау, видео җитештерү һәм башкаларга ирештерү дә. Шуңа күрә катнашучылар бездә үзләре теләгән идеяне тормышка ашырырга өйрәнәчәк», - ди ул.

«Миллилеккә басым ясаячакбыз. Милли эчтәлектәге блогерлар санын арттырырга исәплибез. Алар җыр-бию өлкәсе белән бәйле булырга, блогларында гореф-гадәтләр турында мәгълүмат җиткерергә, милли ашлары белән таныштырырга мөмкин. Үз блогын һәр кеше туган телендә алып барачак. Үзара аралашу рус телендә булачак. Күпчелек дәресләр рус телендә алып барылыр дип көтелә», - диде «Ялкын» журналы баш мөхәррире.

Өченче этапта нәтиҗәләр ясалачак, иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылачак. «Көзен «Тамга» дигән зур фестиваль оештырырга ниятлибез. Фестиваль ике-өч көнлек булачак. Остаханәләр үткәреләчәк, катнашучылар гамәли биремнәрне үтәп, фестиваль дәвамында үзләрен күрсәтеп, бүләкләр ота алачак. Йомгаклау этабына мәктәптә укыган барлык укучы да эләгә ала», - дип ачыклык кертте ул.

«Әгәр яшүсмерләр блогларында үз милләтенә карата хөрмәт һәм ярату хисен тудыра алса, бу бик зур нәтиҗә булыр иде. Алар туган телләрендә сөйләшеп кенә түгел, милли йола, бәйрәм, җыр-бию, һ.б. милләт белән бәйле төрле элементларны күрсәтә ала. Туган телдә сөйләшү - өстенлекле юнәлеш булып тора, без бу юнәлешне алга сөрәчәкбез», - диде Илназ Фазуллин.

  • «Шәп блогер» медиа мәктәбенә гаризалар 14 майга кадәр кабул ителә. Уку-укыту: 20 майдан 20 августка кадәр дәвам итәчәк. Дәресләр атнасына ике тапкыр үтәчәк: бер дәрес онлайн һәм бер дәрес офлайн форматта булачак. Төп мәйданчык – «Шәп блогер» медиа мәктәбенең ВКонтактедагы төркеме, «Телеграм»дагы һәм You Tube хостингындагы каналы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100