news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шанхай журналистлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты

Шанхай журналистлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанга «РОСТКИ» форумын яктырту өчен килгән Шанхай журналистлары делегациясе экскурсия белән «Татмедиа» бинасында, аерым алганда, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы офисында булды.

Агентлык буенча экскурсияне баш мөхәррир Ринат Билалов үткәрде. Ул Кытай кунакларына агентлыкның эш принциплары, Татарстан белән Кытай арасында гамәлгә ашырыла торган журналистлар өчен тәҗрибә уртаклашу программалары, эштә ясалма фәһемне куллану турында сөйләде.

Аннары Кытай журналистлары «Татмедиа» бинасында урнашкан тагын берничә басманың офисларында булды.

«Татмедиа»ның, аерым алганда «Татар-информ»ның эш концепциясе зур тәэсирләр калдырды. Журналистика өлкәсендә ясалма интеллект зур роль уйный башлавы белән тулысынча килешәбез, шуңа күрә аны безнең эшкә кертү мөһим», – дип билгеләп үтте «The paper» газетасының Шанхай медиатөркеме составына керүче башкарма вице-президенты Сюй Сян.

news_right_1
news_right_2
news_bot