Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкиле «Татарстанда җитештерелгән» күргәзмәсен карады
Бүген Шанхай хезмәттәшлек оешмасы Генераль секретаре Нурлан Ермекбаев Казанның Уникаль осталык үзәгендә оештырылган Татарстан казанышлары күргәзмәсен карады. Аны Татарстан Дәүләт Советы вәкилләре озата йөрде.
Экспозициядә Татарстанның 90нан артык компаниясе һәм оешмасы катнаша. Кунаклар өчен тышта һәм эчтә гомуми мәйданы 4 мең квадрат метрдан артык булган күргәзмә зоналары оештырылган.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Урамдагы экспозициядә 30 төрле техника үрнәге тәкъдим ителгән. Алар арасында «Ансат-М» вертолеты, КАМАЗ, СОЛЛЕРС автомобильләре линиясе, «АТОМ» электромобиле, автобуслар, авыл хуҗалыгы машиналары, күчмә медицина комплекслары һәм Татарстан җитештерүчеләренең башка техникасы бар.
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Казанда 17 июньнән 19 июньгә кадәр Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз