news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Санта» шифаханәсе янында Иделдә водолазлар иртән суга баткан ир мәетен тапкан

Ир-атның мәетен, өч-дүрт метр тирәнлектән табып алып, полицейскийларга тапшырганнар.

«Санта» шифаханәсе янында Иделдә водолазлар иртән суга баткан ир мәетен тапкан
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Казан тирәсендәге «Санта» шифаханәсе янында Иделдә водолазлар иртән суга баткан ирнең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«18.45 сәгатьтә 2нче зона-эзләү отряды водолазлары Боровое Матюшино янында иртән суга баткан ир-атның мәетенә юлыккан», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Санта» шифаханәсе янында кешеләр утырган көймә әйләнеп капланган, ял итүчеләрнең берсе – 29 яшьлек ир-ат суга баткан. Икенчесен коткарып калганнар.

Биш янгын сүндерүче ярдан 400 метр ераклыкта суда йөзгән ир-атны күреп алган һәм аңа ярдәмгә ташланган. Зыян күрүчене яр буена алып чыгып, шунда ук беренче ярдәм күрсәткәннәр.

Суга баткан ирне көне буе эзләгәннәр. Кичкә таба, өч-дүрт метр тирәнлектән мәетен табып, полицейскийларга тапшырганнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100