news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санниковода Төмән өлкәсе Сабан туе узды

Бәйрәм иртәнге 11дә ат чабышы белән башланды.

Санниковода Төмән өлкәсе Сабан туе узды
tatar-congress.org

(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). 13 июль көнне Тубыл районының Санниково авылы тирәсендәге аланлыкта Төмәннең өлкә Сабан туе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Бәйрәм иртәнге 11дә ат чабышы белән башланды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап, аларны буыннан-буынга җиткерү максаты белән Тубыл район мәдәният үзәге гаилә темасына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте.

Вице-губернатор Сергей Сарычев өлкә губернаторы Александр Моорның сәламнәрен җиткереп, милләтебезнең үзаңын үстерүдә, мәдәниятебезне, телебезне саклауда өлкәдә нинди эшләр башкарылганы турында сөйләп, якташларын бәйрәм белән котлады.

Аның сүзләренә өлкә Думасы депутатлары Владимир Майер, Юрий Конев, Тубыл районы хакимият башлыгы Юрий Батт, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле, профессор Хәнисә Алишина, Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Урамаев та кушылдылар.

Бәйрәмгә фатиха биреп Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Коръән укыды.

Кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл милли йортларда булып, аларның ризыкларын татып, җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен карап, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-аттракционнарны яратып карадылар. Бәйрәм кичке сәгать 6га кадәр дәвам итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100