news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саннан-санга // Нәгыйм МӨХИБУЛЛИН: БЕЗ ДӘ ЕВРОПАНЫ АЧТЫК

Саннан-санга // Нәгыйм МӨХИБУЛЛИН: БЕЗ ДӘ ЕВРОПАНЫ АЧТЫК

КӨТМӘГӘНДӘ КИЛЕП ЧЫККАН ГАУГА

Алдан ук төзегән программабыз буенча без күренекле элек-тротехника берләшмәсе “Орион”га барырга җыенабыз. Иртүк кунакханә ишеге алдында хуҗалар автобусын көтәбез. Безнең белән тәрҗемәче, чит ил министрлыгында эшләүче бер түрә кызы — Шамон Маргет. Машиналары күренми. Яныбызга ике венгр килеп: “Безнең машиналарыбыз юк. Без сезне шәһәр трамваенда гына алып барырга булдык”. Бу белдерү безне шаккатырды, үз колагыма үзем ышанмыйм: карагыз әле, СССР гражданнары! Европаны, Венгрияне фашистлардан азат иткән совет кешеләрен мыскыл итеп, шалдыр-шолдыр трамвайларында гына тәгәрәтергә ничек оялмыйлар икән? Аптырашта калган иптәш-ләремә карап: “Иптәшләр! Сез теләсәгез нишлисез, ә мин сугышта ватылган аякларымда мыскыл ителеп атламаячакмын!” Фомин куркып та калды, имеш, түзәргә кирәк, вак-төяккә бирешмик дип мине тынычландырырга маташты. Бу җәнҗалны тыңлап торган тәрҗемәчеләребезгә: “Сез Советлар илчелегендә укып үстегез. Соң без үзебезнең чит ил кунакларыбызга кайчан трамвайлар гына тәкъдим иткәнебез булды?” Маргет та гаҗәп-ләнеп: “Миңа алар өчен бик тә оят. Минемчә, сезгә үзегезнең илчелегегезгә чылтырату файдалы булыр”. Фоминга шул гына кирәк иде.

Озак та үтмәде, безнең янга СССР флагы белән бизәлгән лимузин да килеп җитте. Без венгр коллегаларыбызны, горурланып, үз машинабызга чакырдык.

Икенче көнне иртүк кунакханә ишеге янына Венгрия флаглары белән ике машина килеп туктады. Безне Фәннәр академиясенә алып киттеләр. Тротуардан алып, Фәннәр академиясе бинасы ишегенә кадәр олы яшьтәге фән әһелләре безне, тезелешеп, каршы алдылар. Әйе, кем икәнлегебезне белсеннәр әле...

ИПТӘШ ИВАН СЫЙ-ХӨРМӘТЕ

Будапешт шәһәренең электроника буенча Фәнни-тикшеренү институты директоры Кошут исемендәге премия лауреаты Иван Сэп безне ачык йөз белән каршы алды. Бу галимнең исеме дә җисеменә тәңгәл булып чыкты: русча шулкадәр әйбәт сукалый. Иван Сэп безне үзенең күп санлы лабораторияләре белән генә таныштырып калмыйча, фән өлкәсендәге яңа технологияләрне дә әзерләп бирде, ул турыда килешү дә төзедек.

Менә төш вакыты да җитте. Галим кеше безне хуҗаларча мул итеп әзерләгән аш-су өстәленә чакырды. Өстәлдә ниләр генә юк! Анда сыекчалы берничә графинга күзебез төште. Графиннар эчендәге сыекча – үзебезчә сизеп тә алдык. Хуҗасы да Иван булгач, күрәмсең, бары да русчадыр шикелле. Шулай да, мин олырак контролер буларак, графиндагы сыекчага дегустация йөзеннән бер йотымын кабып карарга булдым. Карасам, графиннарда чип-чиста су икән! Ә бит без руслар гадәте буенча бокалларга турырып, Иван исәнлеге өчен сулы тост күтәреп, Европада хурлыкка калган булыр идек. Эш вакытында, хәтта кадерле кунаклар белән дә хәмер белән дус түгелләр икән ләбаса Вен-грия галимнәре.

КҮРМИСЕЗМЕНИ, БУ — МИН!

Бер ял көнендә гидыбыз Маргет безне Дәүләт сәнгать галереясына алып китте. Залда — күбесенчә, шәрә хатын-кызлар сурәте. Япь-яшь гидыбыз белән алар арасында йөрү килешеп тә бетми кебек тоела. Менә Маргет безне шәрә басып төшкән чибәр кыз рәсеменә игътибар итәргә чакырды. Килсәк, чынлап та җансыз рәсем түгел, ә җанлы хур кызы кулларына чәч үрмәсен тотып, кояшка карап көлемсерәп тора. Нәкъ чын, тере кеше!

Бу картинага карата Маргет бик кызык вакыйга сөйләде. Узган ел музейга иртән үк килеп, бу кыз рәсеме алдында мумия кебек кипкән бер мескен карчык көне буена сәҗдәгә китеп утыра. Атна буена диярлек утыра бирә.

Музей хезмәткәрләре бу сәер күренешкә исләре китеп, карчыкка: “Сезгә әллә берәр дару кирәкме. Нигә биредә көне буе утырасыз?” – дип сорасалар, теге торып баса да картинага күрсәтеп, горур кыяфәттә: “Күрмисезмени, бу бит — мин!” – дип әйткән, ди. Рәсемдәге яшь чибәркәй заманында иң күренекле саналган рәссамның үз кызы булган.

Көннәр буена рәсем алдында сәҗдәгә китеп утырган карчык, Америкада әтисе белән яшәп, гомеренең соңгы көннәрендә, үзенең гүзәл яшьлеге белән хушлашырга килгән икән.

“СС” СОЛДАТЫ ЯРДӘМ ИТТЕ

Командировканың срогы чыгып бара. Вак-төяк форентка алыштырган (1 сум – 18 форент) акчабыз да эреп бетте. Венгрия ГДРдан аермалы – барысы да үз кесәбездән. Хәзер көн тәртибендә Союзга кайту проблемасы килеп басты. Гәрчә кесәбездә Мәскәүдә алдан ук алган халыкара вагонга билетларыбыз булса да, компостер юк, чөнки август азагында безнең гражданнарыбыз балалары белән Мәскәү вузларына ашыгалар. Хәтта СССР илчелеге дә ярдәм итә алмый – Мәскәүгә урыннар юк! Хәлебез мөшкел. “Астория”дә яшәргә “рубль”ләребез бетте. Нишләргә? Без иптәшләребез белән юл газабын үзебез хәл итәргә тәвәккәлләп, бер төнне җыелышып вокзалга юнәлдек. Вакыт бик соң булса да, әле Будапешт гөр килә.

Әгәр Берлинда төнге унберләрдә, хәтта Унтерден Линден урамы да караңгыга чумса, биредә киресенчә, барлык рестораннар (шул җөмләдән безнең “Астория”без дә) кичке уннан иртәнге бишләргә кадәр кәеф-сафа кора. Төне буена шәһәрдә музыка-иллюминация – Яңа ел алды диярсең. Төп вокзал шәһәр уртасына да якын. Без, бишебез дә, илебезгә кайту турында сөйләшеп барабыз. Әйләнеп карасак, безнең арттан ук сүзебезне тыңлап бер тәбәнәк буйлы венгр бара.

Безнең Фомин шикләнеп: “кычкырмый гына сөйләшегез!” – дигәч, теге венгр безне куып җитте дә, чеп-чи русча: “Иптәшләр! Сезнең нинди йомыш, әгәр сезгә Мәскәүгә билет кирәксә, мин сезгә рәхәтләнеп ярдәм итәрмен. Кассада минем сеңел утыра”. Без ышанырга да, ышанмаска да белмибез.

(Ахыры бар.)

news_right_1
news_right_2
news_bot