news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саннан-санга//ИНКЫЙРАЗГА КИРТӘ КУЙЫЙК!//22 март, №11

Саннан-санга//ИНКЫЙРАЗГА КИРТӘ КУЙЫЙК!//22 март, №11

Халкыбызның күренекле әдибе, яңа заман татар әдәбиятының чишмә башында торучыларның иң танылганнарыннан берсе, сәясәтче һәм җә-мәгать эшлеклесе, курку белмәс милләтпәрвәр Гаяз Исхакыйның атаклы “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле фантастик-публицистик повестеның дөнья күрүенә йөз елдан артып китте.

Милләтебезнең инкыйраз (бетү) куркынычы алдында торуын искәртүче, аны һәлакәттән коткарып калу юлларын билгеләүче программа төсендә язылган бу әсәрне Г.Исхакый әле Казанның Татар укытучылар мәктәбендә (Татарская учительская школа) укыганда ук (1898-1902) яза башлый һәм 1902 елның 27 ноябрендә Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшләгәндә тәмамлый. Кулъязма, ике ел дәвамында Петербургта патша цензурасы тикшерүләрен үтеп, 1904 елда басылып чыга. Әсәр чын мәгънәдә йокымсыраган татар дөньясын чаң сугып уяткандай сискәндереп җибәрә.

Повесть авторның: “Китабым бик ачы лисан (тел) белән язылмыштыр”, — дигән сүзләре белән башлана. Аның нигә шулай язылуын ул менә ничек аңлата: “Бертөрлеләреңез, язуын язсын иде, ник бу кадәр ачы лисан истигъмаль кылган (кулланган), яхшылап аңлату гына кирәк иде, диярсез... Минемчә, үлек кебек йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бернәрсә чыкмый, аны тиз уятасың килсә, аның бик каты кабыргасына төртергә кирәк. Бик күп кеше бу фикер (ягъни инкыйразга тару мөмкинлеге. – Г.Г.) минем башыма кайдан килгән, бу һич булмый торган нәрсә, моңарчы торган, моннан соң да торырмыз, диярләр.

Бу фикер хата һәм бик зур хата… бу гасырда, нинди милләт булса да, үзенең әвәлге китеше берлә китсә, заманга карамаса, зәгыйфьләнәчәк һәм бара-тора фәкыйрьләнә-фәкыйрьләнә бетәчәк, башка милләтләргә кушылачактыр”. (Өзек, монысы һәм алга таба: “Мирас”, 2/2003. – 89-143 б.б.).

Әсәрдә татар милләтенең үсешен тоткарлаучы, аны инкыйразга сөйрәүче биш төп сәбәп китерелә. Менә ул сәбәпләр, Г.Исхакый сүзләре белән әйткәндә биш, “манигы тәрәкъкый” (алгарышны тоткарлаучы киртә):

1.Мөселман руханиларының катып калган кадимчелеге, кирәксә-кирәкмәсә дә татарның һәр эшенә тыкшынуы һәм, гомумән, бу сыйныфтан хаксыз өстенлекләрен алып ташлау зарурлыгы. “Бөтен исламның башына бәла булган “голямалар”ның (дин башлыклары, руханилар) тәхте әсарәтләреннән (тәхет коллыгы) котылмактыр”.

2.Мәдрәсә-мәктәпләрнең җитешмәве, булганнарында исә укытыла торган фәннәрнең эшкә, тормышка яраксызлыгы.

3.Милләтебездәге эшкә яраклы кешеләрнең һәм хезмәт итә торганнарының бик фәкыйрь социаль катламнардан чыгуы сәбәпле милләткә матди һәм рухи ярдәм күрсәтә алмаулары, бөтен көч-сәләтләрен тамак туйдырыр, җан асрар өчен үзләреннән һәръяктан түбән булган байларга бил бөгәргә мәҗбүр булулары.

4.Милләттәшләребезнең рус телендә укымавы һәм укырга да теләмәве.

5.Башлаган эшләребезне ахырынача җиткермәү, берсен ташлап икенчесенә тотыну.

Болардан тыш, милләтне инкыйразга китерү мөмкинлеге булган җитди сәбәпләр рәтенә әдип татар байларының зур акчалар сарыф итеп, берсеннән-берсе уздырырга тырышып мәгънәсез күңел ачулар, һәртөрле мәҗлесләр уздыруны да кертә (ул аларны мыскыллап көлеп “курчак туйлары” дип атый).

Шушы сәбәпләргә бүгенге күзлектән карап бәя бирергә тырышыйк.

Г.Исхакый “манигы тәрәкъкый”ның беренче һәм икенче сәбәпләрен инде телгә алынганча дин әһелләреннән күрә һәм үз фикерен болай аңлата: “Бәгъзе кешеләр, бигрәк “голяма” тарафдарлары, минем бу сүзләремне, минем аларны белмәвемә, аларның һәркөнне кылып тора торган яхшылыкларын күрмәвемә хәмел кылу (юрау) ихтималлары бардыр. Ләкин бу хатадыр һәм бик зур хатадыр… Атам-анам тарафы мулла була килмеш улдыгы кебек үзем дә шундый “голяма” кайный торган “казан”да укыдыгымнан, башка тормышымда да алар берлә катышуым бик күп булганга, алар хакында минем язган сүзләрем бик белеп, бик озын тәҗрибәләрдән соң язылганга, хата булу ихтималы бик ерактыр…”

Шулай да, Г.Исхакыйның дин әһелләрен беръяклы, фәкать кара буяулар белән генә сурәтләве хакыйкатькә туры килеп бетми шикелле. Ни дисәң дә хәлфәләрнең барысы да кадимчә (кадим – искелекне яклаучы) укытмый бит. Бу дәвердә (XIX гасыр азагы ХХ йөз башлары) татар мәгърифәте (әдәбияты, мәдәнияте кебек) яңарыш чорын кичерә, шуңа бәйле байтак яңа “ысулы җәдит”тә укыта торган мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. Бу уку йортларында дини фәннәр белән беррәттән дөньяви гыйлемнәр дә укытыла башлый. Кадими дип аталган мәдрәсәләрдә дә заман таләпләренә ярашлы яңалыклар кертелә. Шул рәвешле, укуны тәмамлаучылар азмы-күпме тормышка белем алып чыгалар.

Аннары шунысы да бар: 1552 елдан алып дәүләтсез, патша самодержавиесе коллыгында гомер кичергән халкыбыз рус хөкүмәте, православие чиркәвенең кешелексез сәясәтеннән – киң күләмдә алып барылган этно- һәм рухи геноцидтан – милләт буларак сакланып калган икән – биредә һичшиксез мөселман руханиларының роле гаять зур.

(Дәвамы бар.)

news_right_1
news_right_2
news_bot