Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саннан — санга // Финляндия татарлары өчен җаваплылык
Саннан — санга // Финляндия татарлары өчен җаваплылык
Әңгәмәне Тукай җәмгыятенең эше белән якыннан таныш булган Г.Ибраһимов исемен-дәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык иҗаты секторы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илбарис Надиров алып бара”. Ягъни әңгәмәдәшләрнең берсе сорау бирә, икенчесе җавабын юллый.
Нәтиҗәдә татар тарихына Гомәр Таһирның мондый сүзләре теркәлеп кала: “Җәмгыятьнең оешуына этәргеч булган ике төп сәбәпне аерып күрсәтим. Аларның берсе һәм иң мөһиме Финляндия мәмләкәте белән Советлар иле арасында 1948 елдан башлап рәсми юлга салынган үзара дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренә мөмкин булганча файдалы бер өлеш керүдән гыйбарәт. Моның таррак мәгънәсен Финляндия җирендә гомер итүче татарлар белән Татарстан һәм аның башкаласы Казан арасындагы бәйләнешләрне тагын да якынайту, ныгыту дип аңларга кирәк. Тукай җәмгыятенең уставында бу хакта ап-ачык әйтелә.
Җәмгыять оештырылуына нигез сәбәпләрнең тагын берсен Финляндия татарлары арасында бөек Тукай, бай тарихны татар әдәбияты һәм сәнгате, киңрәк алганда татар халкының рухи культурасы турында күбрәк, төрлерәк мәгълүмат тарату максаты тәшкил итә. Уставта бу хакта да әйтелгән.

Баштагы тугыз ел дәвамында җәмгыять белән атаклы фин тюркологы, профессор Марти Рясанен җитәкчелек итте. Ул татарча оста гына сөйләшүче, татар тарихы һәм әдәбиятыннан хәбәрдар кеше иде. Профессор Рясаненны мин үземнең мөхтәрәм остазым дип саныйм. Ул 1976 елда 83 яшендә вафат булды.
Профессор М.Рясанен вафатыннан соң җәмгыять белән җи-тәкчелек итү вазифалары миңа йөкләнде.
Сан ягыннан җәмгыять зур түгел, анда 24 кеше әгъза булып тора. Аларның өчесе өлкәннәр, ә калганнары яшьләр.
Финляндия татарларының гасыр ярымлык тарихы бар дияргә була. Финляндия әле рус патшалыгының бер өлкәсе булып саналган чагында ук рус армиясендә хезмәт итүче гаскәри татарларның кайберләре финнар җирендә төпләнеп калулары мәгълүм. Вак сәүдәгәрләр... финнар җирендә калу язмышын сайлаган. Нәтиҗәдә, Сергач төбәгендәге авылның бер төркем кәсепче игенчеләре берәм-берәм Финляндиягә күченеп, шул илдә җирләшә, уртаклаша башлый. Бу күченү 1923 елларга кадәр дәвам итә. Әтием Зариф та шул юлларны үткән. Ул Финляндиягә гасыр ахырында килә. Туган авылы Кайсуыга еш кайтып йөри һәм 1921 елда мине, ике туганымны бөтенләйгә бирегә китерә. Ул чакта мин әле унбер яшьтә генә булганмын...
Хәзерге вакытта Финляндиядә бер меңнән артык татар бар дип исәпләнә. Алар нигездә биш шәһәрдә яшиләр.
Алтмышынчы елларга кадәр гарәп алфавиты өстенлек итә иде. Ул хәзер дә рәсми алфавит булып санала. Соңгы елларда латин хәрефләре белән язу гамәлгә кереп бара.
Җәмгыять чакыруы буенча Финляндиягә килгән беренче кунаклар татар әдәбияты галимнәре булды. Алар арасында ике профессор — Мөхәммәт Гайнуллин һәм Хатип Госман, шулай ук университет доценты Резеда Ганиева бар иде. Бу төркем Хельсинкига 1967 елның августында килеп, ике җыелышта катнашты.
1968 елның 29 маенда Президент Урхо Кекконен Татарстан артистлары белән сәгатькә якын дустанә әңгәмә алып барды.
Казанга өч сәяхәтем гаиләм белән бергә булды. Без — хатыным Халидә ханым, кызларым Рәзилә, Тинәт, улым Окан бәйрәм көннәренең олы тантанасын күреп йөрдек”.
Журналның 115-122нче битләрдә урын алган “Бәрәкәтле хәрәкәт” дигән әңгәмәнең бер өлешендә менә шундый мәгълүматлар бар. Анда — татарларның күченү, Тукай җәмгыяте тернәкләнү тарихы, киң күңелле фин профессоры Марти Рясаненның милләттәшләргә якты йөз күрсәтүе, Татарстан белән элемтәләрнең ничек урнашуы... тасвирлана.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз