news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саннан — санга // ФИНЛЯНДИЯ ТАТАРЛАРЫ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК // 27 декабрь, № 52

Саннан — санга // ФИНЛЯНДИЯ ТАТАРЛАРЫ ӨЧЕН ҖАВАПЛЫЛЫК // 27 декабрь, № 52

Г.Таһир 1910 елда Түбән Новгород губернасының (хәзерге Горький өлкәсе) Сергач өязенә кергән Кайсуы авылында туа. Г.Таһирның әтисе Зариф ага Финляндиягә 1899 елда ук киткән була.

Ул анда сәүдә эшләре белән шөгыльләнә һәм җай чыккан саен туган авылына, гаиләсе янына кайтып йөри. 1922 елда, әниләре вафат булгач, Г.Таһирны һәм аның ике кече туганын әтиләре янына — Финляндиягә озаталар. 1923 елда Г.Таһир сигезьеллык фин лицеена укырга керә. Сәләте һәм тырышлыгы сәбәпле аны бер елга иртәрәк тәмамлап чыга. 1930 елда аны университетның юридик факультетына кабул итәләр. 1938 елдан соң юридик фәннәр кандидаты сыйфатында ул Хельсинки шәһәренең салымнар идарәсендә эшли. Бу өлкәдә Г.Таһир 35 ел буе, пенсиягә киткәнче, хезмәт итә, соңгы елларда Финанс министрлыгының зур бүлегендә мөдир була.

Г.Таһир биографиясенең икенче тармагы педагогика һәм фән дөньясы белән бәйле. Ул университетта укыган елларында ук телләр өйрәнүгә игътибар бирә. Фин, швед телләреннән кала төрек, немец телләрен өйрәнә. Бераз булса да рус телендә сөйләшә белә. 1948 елда Хельсинкида татар балалары өчен башлангыч мәктәп ачу эшендә якыннан торып катнаша, 1959 елга кадәр эшләп килгән бу мәктәптә укытучы була.

Күренекле фин тюркологы профессор Марти Рясанен, 1960 елда пенсиягә киткәндә, Хельсинки университетында төрки телләр укытучысы итеп үз урынына Гомәр Таһирны тәкъдим итә. Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр Г.Таһир университетта эшли. 1980 елдан бу эшне, андагы канун нигезендә, хезмәт хакы алмыйча гына башкара.

1970 елда Гомәр Таһир докторлык диссертациясе яклый. Аның хезмәте төрки халыкларының авыл хуҗалыгы, игенчелек коралларын тарихи-чагыштырма яссылыкта өйрәнүгә багышланган. Диссертациянең аерым бүлегендә татар халкына хас игенчелек кораллары һәм аларның аерым детальләре анализланып, бу өлкәдә җитди һәм кызыклы ачышлар ясауларын да күрсәтеп үтик.

Г.Таһирның фин, немец, татар телләрендә басылган фәнни мәкаләләре бар”.

Монда — Гомәр Таһирның тәрҗемәи хәле, фин телендә белем алып дөньяга чыгуы, татарлык хакына милләтебезгә хезмәт итүе калку итеп күрсәтелә. Бу — тырышлык һәм фидакарьлек үрнәге.

Гомәр Таһирның үз эшчәнлеген дәвам итәрлек тыйнак, булдыклы ул үстерүе дә мәртәбә. Үзен “финляндияче” итеп танытучы Илбарис Надиров гомумиләштерүеннән күренгәнчә, “Окан — фән өлкәсендә һәм иҗтимагый тормышта абруй казанган милләттәшебез. Соңгы унбиш ел дәвамында ул Финляндия татарларының дини һәм милли-мәдәни үзәге саналган “Исламия” җәмгыяте белән җитәкчелек итә. Ул өч елга бер сайлана торган мәхәллә идарәсенең рәисе сыйфатында тынгысыз җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Бер үк вакытта Окан Таһир фирмада юрист (Гомәр ага Таһир да юрист иде) һәм филология фәннәре кандидаты буларак Хельсинки университетында төрек һәм татар телләре укыта (Гомәр ага Таһир да шул эшне башкара иде). Кыскасы, ул әтисенең лаеклы дәвамчысы.

Окан Таһир, 1992 елдан башлап, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган өч корылтайда да Финляндия татарлары делегациясе җитәкчесе буларак катнашты, шул корылтайларда чыгыш ясады.

1999 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Финляндиягә барып, ике ил арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү төзегәндә, әлеге сөйләшүләрдә ул илнең сәүдә мәйданында эш алып баручы милләтәшләребез исеменнән Окан Таһир да катнашты. Быел ул, ике арадагы сәүдә багланышларын дәвам итүче комитет әгъзасы буларак, фин эшкуарлары белән Казанга килеп китте.

Күп телләр белүен һәм дипломатик сәләтен истә тотып, Финляндия хөкүмәте аны халыкара бәйләнешләргә багышланган төрле киңәшмәләргә еш кына чакырып тора. Окан Таһир Америкада, Төркиядә, Швециядә яшәгән татарлар белән дә очрашып, үзара бәйләнешләрне саклауга үзеннән өлеш кертә.

Җыйнап әйткәндә, Хельсинкида менә шундый зыялы милләтпәрвәр яши дип әйтергә нигезле җирлек бар”.

Шуңа күрә, Окан Таһирдагы милли тойгыларны сүрелдермәслек көчне хөрмәтләп, Илбарис Надиров әлеге шәхесне күз уңыннан җибәрми. Татарлык хисен олылый белүче әйдаманның тормыш юлына һәрдаим игътибарын юнәлтеп, халкыбызга Финляндиядәге милләттәшебез хакындагы җылы сүзен әледән-әле җиткереп тора.

2001 елгы “Казан утлары” журналының 10нчы санында, 145-148нче битләрендә галимнең “Телен белгән — иленә юл табар...” дигән мәкаләсе басылды. Хатирәләр болай телгә килде: “Окан Таһир белән беренче күрешүебез 1969 елда Хельсинкида булды. Оканга ул вакыт 22 яшь тулып килә, ул Хельсинки университетының фәлсәфә факультетында укый, тарих, тел, әдәбият фәннәре буенча белем ала, шулай ук хокук факультетында халыкара кануннарны өйрәнеп йөри иде.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100