news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкцияләргә карата иң яхшы җавап – бизнеска тулаем ирек бирү – Путин

Президент фикеренчә, Россия икътисадын тотрыклы итүгә ирешелде, хәзер ныклы үсеш кирәк.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин санкцияләргә иң яхшы җавап - бизнеска максимум ирек бирү, дип белдерде «Эшлекле Россия» съездында чыгыш ясаганда, дип хәбәр итә ТАСС.

Дәүләт башлагы фикеренчә, хөкүмәт органнары, хокук саклау органнарын да кертеп, эшмәкәрләр җәмгыятьләре белән диалогны дәвам итәргә, алар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тиешләр.

Путин Россия икътисадын тотрыклы итүгә ирешелде, хәзер ныклы үсеш темпына чыгарга да була, дип өстәгән. Моның өчен «яңа инструментлар табу кирәк», дип саный ул.

Шулай ук РФ Президенты илдәге чимал эшкәртми торган компанияләрнең киләчәк базарында лидерлык позициясен яуларга мөмкинлегенә ышаныч белдергән.

Федераль Җыенга юллама әзерләгәндә эшмәкәрләр җәмгыятьләре киңәшләре һәм тәкъдимнәре дә исәпкә алыначак, дип аерым билгеләп үткән ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100