Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкцияләр чит ил компанияләрен югары тизлекле магистраль проектында катнашудан куркытмады - Владимир Якунин
Бер генә компания дә баш тартмады, дип ассызыклады "Россия тимер юллары" ААҖ президенты
(Мәскәү, 10 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Көнбатышның Россиягә карата санкцияләре Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале проектын тормышка ашыруда катнашуга теләген киметмәгән. Бу хакта "Россия тимер юллары" компаниясе башлыгы Владимир Якунин төбәк журналистларының II съездында сорауларга җавап биргәндә әйтте. "Россия тимер юллары" ААҖ оештырган съезд бүген Мәскәүдә уза.
"Минем беренче урынбасарым Александр Мишарин җитәкчелегендәге "Тизлекле магистральләр" компаниясе үткәрә торган чаралардан баш тарткан бер генә чит ил компаниясе дә юк. Барысы да катнашырга тели. Алай гына да түгел, бу проект белән Азия, гарәп Көнчыгышы төбәкләреннән дә инвесторлар кызыксына", - диде аерым алганда, "Россия тимер юллары" ААҖ президенты "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе соравына җавабында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз