Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургтан татар журналисты: Мин Республикакүләм ифтардан искиткеч халәттә

«Казан Экспо» үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтарны яктыртучы Санкт-Петербургтан татар журналисты Гүзәл Садыйкова дини чарага соклануын ассызыклады.
«Мин Республикакүләм ифтардан искиткеч халәттә. Ул төбәктә диннең шулкадәр көчле булуына янә бер дәлил. Шундый зур масштаблы итеп оештырылган. Күпсанлы күргәзмәләр аеруча соклану хисләре уятты. Кулъязма Коръәннең сигнал экземплярына кадәр монда урын алган бит. Кызганыч, заман тыныч түгел. Шуңа күрә дә кайбер экспозицияләр махсус хәрби операция тематикасын колачлаган. Моңа кадәр дә 2 тапкыр Татарстанның Республикакүләм ифтарында катнашканым булды. Күп кенә хәзрәтләр белән аралаштым, интервьюлар алдым», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

ТР мөфтие ярдәмчесе Резеда Закирова Гүзәл Садыйкова кулъязма Көръән белән таныштыра.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук ул үзенең татар милли мохите белән кызыксынуын һәм ислам диненә карашын билгеләп үтте.
«Үзем әлеге көндә бераз гына диндә. Быел менә Ураза да тотам. Үземнең дәү әтием дә Алабуга шәһәрендә күренекле дин эшлеклесе булган. Ул күчереп язган Коръән дә – гаиләбездәге кадерле ядкәре. Мин репрессия корбаннары нәселеннән, гомумән, Үзбәкстанда туганмын. Ләкин гел татар мохитендә яшәдем. Өемдә гел бик күп татар әдипләренең китаплары булды. Нәкый Исәнбәт сүзлекләре дә бар. Үз телебездә нәшер ителгән матбугат басмаларын да алдырып барырга тырышам. Советлар Союзы таркала башлаган дәвердә, 1991 елда балаларым белән Үзбәкстаннан кайттым. Һәм, әлбәттә, мин иң беренче чиратта аларны татар гимназиясенә укырга бирдем. Үз телләрен белсен иде дигән теләктә булдым», – ди ул.
- Ифтарга килүчеләрне мөселманнарның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итүгә багышланган экспозиция каршы алды. Моннан тыш, кунаклар – Диния нәзарәтенең, шулай ук ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының – тарихи мөселман биналарын саклау өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсе белән танышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз