news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтан Иван WorldSkills чемпионатына түбәтәй киеп килгән

“Казанда нәкъ менә шушындый баш киемнәрендә йөрергә кирәк”, - ди Иван Кувшинов.

Санкт-Петербургтан Иван WorldSkills чемпионатына түбәтәй киеп килгән
Динә Йосыпова

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Санкт-Петербург егете – буяучы Иван Кувшинов “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына ярышлар мәйданчыкларын карарга татар халкының милли баш киеме – түбәтәйдән килгән. Бүген ярышлар мәйданчыклары чемпионат карарга килүчеләргә ачылды. Биредә чемпионатта катнашучылар күрсәтмә чыгышлар ясый.

“Без Санкт-Петербургта бизәкләү эшләре белән шөгыльләнәбез. Шәхсән минем белгечлегем – механикалаштырылган буяу эшләре. Ә Казанга мин өч көнгә килдем, чөнки бу хәрәкәтне үз күзләрем белән күрәсем килде. “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә булганым юк иде әле. Тагын ике көн дөнья дәрәҗәсендәге вакыйганың шаһиты булачакмын”, - дип сөйләде агентлык хәбәрчесенә Иван Кувшинов.

Россиянең төньяк башкаласыннан рус егете чемпионатка татар халкының милли баш киеме – түбәтәйдән килгән. “Татарстан башкаласында мин беренче тапкыр гына түгел, Казанда сатып алынган түбәтәем бар иде инде. Мин бит Татарстанның үзәгендә – Казанда! Ә Казанда нәкъ менә шушындый баш киемнәрендә йөрергә кирәк! Мин түбәтәйне Казан дусларыма хөрмәт йөзеннән кидем”, - дип уртаклашты Иван Кувшинов.

“Әгәр мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә барган булсам, мин, берсүзсез, аларның дишдашаларын сатып алыр идем”, - ди егет. “Дишдаша – аларның ир-ат милли киемнәре. Сүз уңаеннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә мондый ишарәне бик хөрмәт итәләр, алар чит ил кешеләренең аларның милли киемнәрендә йөрүләрен ярата”, - диде.

Иван Кувшиновка малярлык эше бик кызыклы. Бу өлкә, аеруча механикалаштырылган буяу эшләре безнең илдә иң үсүче, ди ул. “Чемпионатта механикалаштыру әллә ни тәкъдим ителмәгән, әмма эш анда гына түгел. Шәхсән минем өчен биредә, чәчтараш һәм аш-су эшләреннән тыш, барысы да бик кызыклы. Эшче һөнәрләр белән кызыксынучылар өчен монда карарлык әйбер бихисап. Бер үк эш белән төрле илләрдә ничек шөгыльләнүләрен карарга кирәк. Бу һәрвакыт бик кызыклы”, - ди ул.

  • Казан “WorldSkills” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итә. WorldSkills хәрәкәте 1950 елда оешкан. WorldSkills Kazan 2019 – Халыкара хәрәкәтнең безнең ил территориясендә узган беренче чарасы. Казанда чемпионат 27 августка кадәр дәвам итәчәк. WorldSkills чемпионатына 56 компетенция буенча көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100