news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина музеена Ислам диненә кагылышлы экспонатлар тапшырылды

Санкт-Петербургтагы хәрби-медицина музеена Ислам диненә кагылышлы экспонатлар тапшырылды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы.

Ленинградның фашистлар блокадасыннан тулысынча азат ителүе көненә багышлап, әлеге музейда «Хәтер дивары» дигән яңа экспозиция булдырылган. РФ мөселманнары диния идарәсе исеменнән Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Марат Аршабаев экспозициягә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен булдырылган намазлыклар, догалыклар тапшырды.

«Офицеры России» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Мәскәү бүлеге президиумы әгъзасы да булган Марат хәзрәт музей экспозициясенә Коръән белән баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең «Ислам: вероучение, поклонение, нравственность, закон» китабын бүләк итте, госпитальләргә барганда Диния идарәсе имамнары кигән чалма белән ак чапан да тапшырылды.

«Хәтер дивары» экспозициясе музейга килүчеләр өчен 28 гыйнвардан ачык.

news_right_1
news_right_2
news_bot