news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтагы «Татар йорты»нда «Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты» турында лекция узды

Чара кысаларында шулай ук «Татарлар тарихы» һәм «Шиһабетдин Мәрҗани» дигән фәнни-документаль фильмнар күрсәтелде.

Санкт-Петербургтагы «Татар йорты»нда «Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты» турында лекция узды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). 17 мартта, Санкт-Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә, Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылган «Татар йорты» мәдәни-агарту проекты кысаларында, «Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм иҗаты» дигән лекция узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекция мәшһүр татар дин эшлеклесе һәм галименең тууына 200 ел тулуга багышлап үткәрелде. Чарага татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, яшьләр, иҗат әһелләре, тарихчылар һәм татар мәгърифәтчесенең иҗаты белән танышырга теләгән кешеләр чакырылган иде. Лекцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Рамил Әдһәмов үткәрде.

Ул халык массаларына дини-дөньяви белем бирү кирәклеген беренчеләрдән булып аңлаган Шиһабетдин Мәрҗанинең (1818-1884) тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге хакында сөйләде. Мәрҗани идеяләре Идел буе һәм Көньяк Уралдагы дини даирәләрдә, аеруча мәдрәсә шәкертләре арасында дәвам иттерелә.

Чара кысаларында шулай ук «Татарлар тарихы» һәм «Шиһабетдин Мәрҗани» дигән фәнни-документаль фильмнар күрсәтелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100