news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар

«Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.

Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музеенда татар теле курслары ачарга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Ленинград өлкәсенең «Файда» татар җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый татар мәдәнияте оешмасы рәисе Айрат Маннанов белән очрашты.

Ренат Вәлиуллин һәм Айрат Маннанов Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее эшчәнлегенә аерым тукталды. Музейда тематик кичәләр, «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен, татар теле курсларын үткәрү күздә тотыла.

Очрашуда Татарстан Республикасы оешуга – 100 һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясадылар, 2021 елда мәдәни-агарту чаралары оештыру һәм үткәрү буенча планнар билгеләделәр.

Соңыннан яклар милли-мәдәни характердагы, шулай ук төбәктә татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыруга бәйле темалар хакында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100