Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургтагы «Татар кунак йорты»нда язучы Әлфирә Сундквист белән очрашу булды
Чарада китапханә хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, иҗат әһелләре, студентлар катнашты.
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Милли әдәбиятлар китапханәсендә, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылган «Татар кунак йорты» мәдәни-агарту проекты эшчәнлеге кысаларында, Финляндиядә яшәүче язучы Әлфирә Сундквист белән очрашу булды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуның максаты аның әле яңа гына табадан төшкән «Динара» дигән китабы белән таныштырудан гыйбарәт иде. Чарада китапханә хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, иҗат әһелләре, студентлар катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.
Очрашуда Әлфирә Сундквист Германиядә нәшер ителгән китабын тәкъдим итте. Китап «хатын-кыз романы» жанрында язылган, анда мәхәббәт һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр үзәк урынны били. Басманың тышлыгын бизәүдә Санкт-Петербургта яшәүче татар скульпторы Винера Абдуллина катнашкан.
Әлфирә Сундквист 1955 елның 15 февралендә Башкортстанда, татар гаиләсендә туган. Санкт-Петербургның Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының филология факультетын тәмамлаган. Мәктәптә озак еллар рус теле һәм әдәбиятын укыткан. Җәмәгать эше белән шөгыльләнгән, Петербург татар җәмәгатьчелеге үткәргән мәдәни һәм тематик чараларда катнашкан. 1997 елда Хельсинкига күчеп килгән. Берничә китап авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз