news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургтагы милләттәшләр Ковалев зиратындагы татар каберлекләрен тәртипкә китерә

Мондый хәйрия чарасы Төньяк башкалада 2016 елдан алып үткәрелә.

(Казан, 12 май, "Татар-информ"). Санкт-Петербург татарлары Ковалев зиратындагы мөселманнар (татарлар) участогында бүген өмә оештыра. "Питер буйлары" татарлар оешмасы хәбәр итүенчә, мондый хәйрия чарасы Төньяк башкалада 2016 елдан алып үткәрелә. 
 
"Мәгълүм буланча, Ковалев зиратында татарлар һәм башкортларны электән җирләгәннәр. Хәзер анда каралмаган каберлекләр бик күп", - диелә хәбәрдә. 
 
Алдагы елларда өмә апрель аенда уздырылган. Быел исә, һава шартлары дымлы булу сәбәпле, май аена күчерелгән. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot