Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургтагы фестивальдә татар мәдәнияте белән танышырга мөмкин булачак
28 июньдә «Россия — минем тарихым» тарихи паркында Идел буе халыклары мәдәнияте фестивале була, аны Милләтләр йорты икенче тапкыр үткәрә. Проект Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Идел буе халыклары мәдәниятләренең күптөрлелеген һәм үзенчәлеген күрсәтүне күз алдында тота. Мәйданчык 11:00 сәгатьтә эшли башлый.
Фестиваль кысаларында Идел буе халыкларының: татар, чуваш, мари, мордва, башкортларның традицион костюмнары күргәзмәсе узачак. Килүчеләр шулай ук чын Сабантуй атмосферасына чума алачак — әлеге бәйрәмгә багышланган фотокүргәзмәне күрә алачак, халык җырларын ишетә алачак.
Гастрономиягә аерым игътибар бирелә. Кунаклар борынгы рецепт буенча пешерелгән чәкчәктән авыз итә алачак. Янәшәдә чуваш икмәге һәм мари пәрәмәчләре белән сыйлаячаклар.
Чарага керү бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз