news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургтагы архитектор Брюллов йортында Ислам мәдәнияте музее була

Ислам мәдәнияте музей-институты «Әл-Мәкам» фәнни һәм мәдәни проектларны үстерү фонды базасында оештырыла.

Санкт-Петербургтагы архитектор Брюллов йортында Ислам мәдәнияте музее була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәрендә Васильев утравында урнашкан Кадет линиясендәге архитектор Александр Брюллов йортын Ислам мәдәнияте музей-институтын оештыру өчен «Әл-Мәкам» фондына тапшырачаклар. Санкт-Петербург вице-губернаторы Евгений Елин Закон чыгару җыены депутаты Алексей Ковалевның соравына шулай дип җавап биргән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Санкт-Петербургта Ислам мәдәнияте музей-институтын оештыру мәсьәләсе буенча Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровскийның мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә, губернатор Александр Бегловның күрсәтмәсен үтәү өчен, бинада югарыда күрсәтелгән музейны урнаштыру турында карар кабул ителде», диелә җавапта.

Елин билгеләп үткәнчә, бина «Әл-Мәкам» фәнни һәм мәдәни проектларны үстерү фонды базасында оештырыла торган музейны теркәү эшләре төгәлләнгәннән соң һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына кирәкле документлар белән тиешле гариза килгәннән соң тапшырылачак.

Васильев утравындагы Кадет линиясендә урнашкан архитектор А.П.Брюллов йорты классицизмга караган архитектура һәйкәле санала.

XVIII йөз ахырыннан йортка сәүдәгәр һәм сәнәгатьче Билибиннар хуҗа булган, 1845 елда өйнең яңа хуҗасы Брюллов йортны үзгәртеп төзегән. Архитектор үзе Сәнгать академиясе флигелендәге казна фатирын биләгән һәм үз йортында яшәмәгән, биредәге фатирларны арендага биргәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100