news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Зифа Кадыйрова белән очрашу була

Санкт-Петербургта язучы Зифа Кадыйрова белән иҗади очрашу була. Кичә «Шигырь транзиты» программасы кысаларында үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы оештыручыларга сылтама белән шул турыда яза.

«Илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән язучылар сезнең каршыгызда чыгыш ясаячак, алар үзләренең китаплары, иҗат юлы турында сөйләячәк», – дип хәбәр итә оештыручылар.

Беренче очрашу 2 октябрьдә 11.30 сәгатьтә үтәчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100