news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Заман чире» спектакле премьерасы булачак

Санкт-Петербургта 27 апрельдә «Заман чире» спектакле премьерасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге сайтында хәбәр итәләр.

«Бу – Петербург татар театрының беренче куелышы. Режиссеры – Линар Хаҗиев», диелгән хәбәрдә.

Театр коллективы әлеге спектакльне гамәлгә кую буенча зур эш башкарган. Трагикомедиянең сценариен, декорацияләрне, костюмнарны алар үзләре әзерләгән.

Театр татар мәдәниятен һәм телен популярлаштыру буенча мөһим миссия башкара, диелә хәбәрдә.

Спектакль А.И. Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогия университетының Колонналы залында, Мойка елгасы яр буенда, 48 йорт (керү Казан урамы, 3 йорт ягыннан). Башлану вакыты – 18:30. Керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100