news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта язучы Зифа Кадырова белән очрашу узды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин татар язучысы Зифа Кадырова белән очрашу үткәрде. Бу турыда вәкиллек хәбәр итә.

Зифа Кадыйрова тумышы белән Башкортстанның Учалы районыннан. 1978 елда язучы Чаллыга күчеп китә, төзелеш бригадасына урнаша. Бу шәһәрдә ул бүгенге көнгәчә яши. Зифа Кадырова 48 яшендә үзенең беренче әсәрләрен бастырып чыгарган һәм моны бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.

Аның китапларын Татарстан һәм Башкортстан китапханәләрендә укырга мөмкин. Ул хәзерге татар әдәбиятының иң популяр авторларының берсе, диелә хәбәрдә.

3 октябрьдә Санкт-Петербургта Яшь тамашачылар театрының төп сәхнәсендә Буа театры «Бәхеткә юл кайдан?» мелодрамасын күрсәтте. Аның авторы – Зифа Кадыйрова, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100