Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта яшәүче Зәйнән Әбүбикерова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән
Юбилярны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин котлаган.
(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербургның Петродворец районы Стрельна бистәсендә яшәүче Зәйнән Әбүзәв кызы Әбүбикерованы 100 яшьлек юбилее белән котлаган. Сәламәтлек, якыннарының кайгыртуын тоеп яшәвен теләгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зәйнән Әбүбикерова 1918 елның 20 июлендә Пенза өлкәсендә күп балалы гаиләдә туган. Бөек Ватан сугышы башланганчы алар Стрельна бистәсенә күченгән һәм ул Петродворец сәгать заводында эшләгән. Бөек Ватан сугышының беренче елында Зәйнән Әбүбикерова фронт өчен эшләгән, 1942 елда ул Литвага куылган һәм анда 1945 елга кадәр булган.
“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән. Сугыштан соң ул гаиләсе белән Ленинградка кайткан. Пенсиягә чыкканчы Петродворец сәгать заводында эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз