news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта яңа «Питер татар театры» спектакле узды

Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасы вәкиллеге ярдәме белән А.И.Герцен исемендәге Мәдәният сарае тарихи Колонналы залында яңа «Питер татар театры»ның «Заман чире» спектакле аншлаг белән узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Театр җитәкчесе – Гүзәл Исмәгыйлева, куелыш режиссеры – Линар Хаҗиев.

Спектакль башланыр алдыннан Татарстан Республикасы даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов җыелганнарны сәламләде һәм «Питер татар театры»на яңа башлангычында уңышлар теләде.

«Хәзерге вакытта спектакль инде икенче тапкыр куелды. Бу юлы ул шулай ук тулы зал җыйды. Биредә тамашачылар көлде дә, елады да. Залда көчле алкышлар яңгырап торды. Рольләрне актерлар – амбициоз, уңышлы, гаять талантлы кешеләр башкарды», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100