news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта “Яңарыш” фондын тәкъдим иттеләр

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондын тәкъдим итте

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургның Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә ТР “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фондын тәкъдим итте.
Китапханә фойесы һәм тамашачылар залында “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге” проекты турындагы макет, шулай ук Зөя һәм Болгардагы тарихи һәйкәлләр, төзелеш эшләре алып барыла торган корылмаларның макетлары урнаштырылган иде. “Яңарыш” фондын тәкъдим итү Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге турындагы видеокомпозиция белән башланды.
“Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев петербурглылар алдында ясаган чыгышында фондны оештыру турындагы идеянең барлыкка килү тарихы, аның максатлары һәм бурычлары, Болгар һәм Зөянең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге, әлеге шәһәрләр территориясендә алып барыла торган археологик һәм торгызу эшләренең барышы хакында сөйләде. “Шунысы куандыра, тарихи һәм мәдәни мирасны киләчәк буыннар өчен саклау турында мәдәният вәкилләре генә түгел, ә илебезнең күп кенә гражданнары да кайгырта башлады, “Яңарыш” фондына җыелган акча нәкъ шуны раслый. Кем күпме булдыра, шуның кадәр акча кертә, без һәркемгә рәхмәтле”, - дип ассызыклады ул.
Аннары Минтимер Шәймиев Фонд эшчәнлегенә ярдәм күрсәтүче һәм “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау шәһәрчеге” проектын гамәлгә ашыруга үз өлешен кертүче кешеләр һәм оешмаларга – Президент китапханәсе директоры Александр Вершинин, “Амбассадор” ААҖ президенты Андрей Шарапов, “Красносельск ягулык компаниясе” ҖЧҖ генераль директоры Ринат Мортазин, “Альфа” зәркән заводы генераль директоры Нурулла Шәйдуллин, “Ренн” ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Хөснетдинов һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы вәкиллегенә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тәкъдим итү кичәсендә Санкт-Петербургта “Яңарыш” фондының презентациясен үткәрүгә һәрьяклап ярдәм күрсәткән РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькинның сәламләү хаты укылды. Сәламләү хатында билгеләп үтелгәнчә, мөселман һәм православие һәйкәлләрен яңадан торгызу идеясе Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту хакына үткәрелгән һәм әле дә үткәрелүче зирәк сәясәтнең табигый дәвамы булды.
Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе җитәкчелеге исеменнән кичәдә катнашучылар һәм кунакларны Санкт-Петербург вице-губернаторы Роман Филимонов һәм Ленинград өлкәсе вице-губернаторы Александр Кузнецов сәламләде.
Төбәк Иҗтимагый оешма президенты, “Изге урыннар буйлап” проекты авторы, рәссам Алексей Сергиенко “Яңарыш” фондына узган җәйдә Зөя утрау шәһәрчегендә әлеге проектта катнашучылар тарафыннан язылган картиналар бүләк итте.
Дәүләт Эрмитажы директоры, ТР “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы әгъзасы Михаил Пиотровский үз чыгышында бөтен ил өчен үрнәк булган Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу проектында катнашуын намус эше дип санавын билгеләп үтте.
Кунакларның чыгышлары Татарстан сәнгать осталары башкаруындагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Кичә кунаклары арасында дәүләт органнары, министрлык һәм ведомстволар, финанс даирәләре һәм бизнес, Халыкара оешмалар вәкилләре, сәясәтчеләр, танылган җәмәгать, мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе дини оешмалары җитәкчеләре бар иде.
“Яңарыш” фоныдының презентациясе ТР Мәдәният министрлыгы, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды, Б.Н.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге тарафыннан әзерләнде.
Тәкъдим итүдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Советы секретариаты җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100