Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта «Халыклар дуслыгы – мәдәниятләр дуслыгы» күргәзмәсе ачылды
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты студентлары күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә рәсем һәм графика эшләре, шулай ук цифрлы медиа һәм дизайн режиссурасы кафедрасы һәм анимацион фильм кафедрасы студентлары ясаган барельефлар тәкъдим ителгән. Проект югары уку йортының әйдәп баручы педагоглары: цифрлы медиа һәм дизайн режиссурасы кафедрасы доценты Винера Абдуллина, шул ук кафедра доценты Виктория Ильина һәм анимация кафедрасы доценты Наталья Ходюк җитәкчелегендә гамәлгә ашырылган.
Күргәзмә Татарстан Республикасы көненә багышланган һәм «Халыклар дуслыгы – мәдәниятләр дуслыгы» дип атала. Аның төп идеясе шигарендә дә чагыла: «Без төрле, ләкин без бергә. Башкаларны хөрмәт итеп, үзеңне хөрмәт итәсең». Экспозициядә тәкъдим ителгән барельефлар студентларның үзләре тарафыннан ясалган һәм милли традицияләрне, мәдәни багланышларны аңлау буенча җитди иҗади эш нәтиҗәсе булып тора.
Даими вәкиллектә Винера Абдуллина укучыларының күргәзмәләрен үткәрү традициясе барлыкка килде. Якын арада биредә аның җитәкчелегендә тагын ике экспозиция оештыру планлаштырылган: аларның берсе — татар халык әкиятләре мотивлары буенча, икенчесе — Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле юбилей даталарына багышланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз