news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Халидә Гыйләҗевага Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Петербург шагыйре Халидә Гыйләҗева белән очрашты. Очрашуда Санкт-Петербургта һәм Татарстан Республикасында татар иҗади проектларын оештыру турында фикер алыштылар. Вәкиллек сайты шул турыда хәбәр итә.

Халидә Гыйләҗеваның иҗаты – Россия һәм Татарстан мәдәниятенең тирән бәйләнеше билгесе, аның шигърияте җанлы, ачык хисләр белән сугарылган. Халидә Гыйләҗева Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган иҗади шигъри кичәләрдә һәм Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге һәм татар җәмәгатьчелеге үткәрә торган башка чараларда актив катнаша. Санкт-Петербургта, Татарстан Республикасында рәссам Рәшит Гыйләҗев картиналарын оештыручы һәм даими катнашучысы.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Халидә Гыйләҗевага актив җәмәгать эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100