news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алды

Бүген Пискарев мемориаль зиратында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган веноклар һәм чәчәкләр кую тантанасы узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ленинград фронтында һәлак булган сугышчыларның һәм Бөек Ватан сугышы корбаннарының каберләренә веноклар һәм чәчәкләр салу тантанасында Татарстанның Даими вәкиле вазифасын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов һәм төбәкнең татар җәмәгатьчелеге җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасыннан «Ватан-ана» монументына венок салганнан соң, Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге делегациясе Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград өчен бәрелештә һәлак булган Татарстан кешеләре истәлегенә Пискарев зиратында куелган мемориаль плитәгә чәчәкләр салды.

  • 2001 елда комплекста Хәтер аллеясы булдырылган, анда Нева буендагы шәһәрне саклап башларын салган 18 меңнән артык татар кешесе һәм татарстанлыларның якты истәлегенә «Татарстан Республикасы. Якташларыбыз – камалыштагы Ленинградны саклаучыларга мәңгелек дан» дип аталган мемориаль такта урнаштырылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100