Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта узган XXI Халыкара китап салонында татар китаплары тәкъдим ителде
Санкт-Петербургта XXI Халыкара китап салоны узды. Чарада озак еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр Татарстан китап нәшрияты да катнашты. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Санкт-Петербург татарлары» төркеме хәбәр итә.
21-24 майда узган масштаблы мәдәни чарада нәшрият Санкт-Петербург халкына һәм кунакларына татар сүз сәнгатенең байлыгын тәкъдим иткән. Күргәзмә кысаларында укучылар халык әкиятләре һәм борынгы риваятьләрдән башлап, татар классикларының һәм бүгенге заман авторларының әсәрләре белән таныша алган. Татар стендында барлыгы 1000гә якын данә күләмендә 100дән артык төрле китап урын алган.
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Санкт-Петербург татарлары» төркеме
Китаплар рус, татар һәм башка телләрдә тәкъдим ителгән. Бу төньяк башкала укучыларына Татарстанның мәдәниятен һәм традицияләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек биргән.
Нәшрият вәкилләре хәбәр итүенчә, китап салонына килүчеләр өчен махсус бәяләр куелган. Чарада катнашучылар сыйфатлы һәм матур бизәлгән китапларны кулай бәядән сатып ала алган.
Татарстан китап нәшриятының әлеге чарада катнашуы ике төбәк арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгытуда һәм татар әдәбиятын киң катлам укучыларга җиткерүдә мөһим адым булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз