Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта узган форумда ТРның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе хакында фикерләштеләр
"Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" форумы кысаларында, "Татарстанны үстерү стратегиясе өстенлекләре" дигән түгәрәк өстәл узды
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе проектының беренче редакциясе декабрь уртасында тәкъдим ителәчәк. Бүген бу хакта XIII гомумроссия "Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру" форумы кысаларында узган "Татарстанны үстерү стратегиясе өстенлекләре" дигән түгәрәк өстәлдә Леонтьев үзәге каршындагы стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры, "Татарстан-2030" проекты фәнни җитәкчесе Борис Жихаревич хәбәр итте. Искәртеп узабыз: форум Санкт-Петербургта уздырыла.
Түгәрәк өстәлнең модераторлары сыйфатында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Гражданнар инициативалары комитеты рәисе, "Татарстан-2030" проектының эксперт советы рәисе Алексей Кудрин чыгыш ясады. Борис Жихаревич Татарстан өчен Стратегия проектын эшләү хакында сөйләде. Аның сүзләренчә, эшләүчеләр - Леонтьев үзәге һәм республика хакимият органнары тарафыннан зур эш башкарылган: эшче төркемнәр һәм проект мәйданчыклары оештырылган, бизнес, мәгариф, фән вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашында күп санлы чаралар уздырылган.
Стратегиянең иң югары максаты - ул кеше, дип ассызыклады Жихаревич. Алга таба үсеш өчен кеше капиталы белән эшләү, уңайлы тирәлек, иҗтимагый институтлар оештыру зарур, алар булганда иктисадта кеше капиталына ихтыяҗ булачак һәм уңышлы эшли алачак. Әлеге өлкәдә алга табу үсеш принциплары булып күпләп сыйфатлы белем бирү, талантлар белән идарә итү (Татарстанда андый программа да әзерләнә), җәмгыятьтә ышаныч, поликультуралык һәм конфессияләр тигезлеге арту санала. Б.Жихаревич ассызыклаганча, стратегия өстендә эшләгәндә алдынгы халыкара тәҗрибәдән дә файдаланганнар.
Түгәрәк өстәл барышында Татарстанның кадрлар потенциалы, хезмәт ресурслары миграциясе, шул исәптән төбәктән яшьләр китү, мәсьәләләре хакында да фикер алышулар булды.
"Без хәзерге вакытта яшьләргә прагматиклык хас икәнне күрәбез. Аларны сөйләшүләр белән генә тотып калып булмый, тормышка ашыру юк икән - яшьләр китә", - дип ассызыклады ТР Премьер-министры Илдар Халиков. Уңай мисал сыйфатында ул ИТ-тармакны китерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә ИТ -армакта кадрлар килү һәм китү нисбәте 10га 1не тәшкил итә. Биредә тармакка ярдәм итү, эш урыннары, ИТ-парклар булдыру, шулай ук зур күләмле ИТ-проект - Иннополис инновацияләр шәһәрен тормышка ашыру, ИТ-университет оештыру зур роль уйный.
Кадрлар потенциалы һәм Татарстанда югары технологияле эш урыннары булдыру сәясәте хакында ТР икътисад министры Артем Здунов сөйләде.
Түгәрәк өстәл ахырында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков форумда аккредитацияләнгән федераль ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз