Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта узган форумда Татарстан мөфтие исламны өйрәнгәндә шикле дәгъватларга иярмәскә өндәде
Камил хәзрәт Сәмигуллин исламны аның асыл чыганаклары аша өйрәнергә һәм белемне гыйлем ияләреннән тупларга чакырды.
(Казан, 2 ноябрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Санкт-Петербург шәһәрендә “Традицион диннәр – көчле Россия өчен” дип аталган Бөтенроссия конференциясендә катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсендә үткәрелгән әлеге чарага дин белгечләре, сәясәтчеләр, социологлар җыелган иде. Аерым алганда, Чечня мөфтие Салах Мәҗиев, Мәскәү, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеев кебек күренекле затлар катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә чыгыш ясап, бүгенге көндә Россиядәге дини вәзгыять хакында сөйләде. "Динебез өйрәткәннәрне белгән адәм баласы кешелек дөньясының дошманлык халәтендә яшәвенә, бер-беребезне гаепләргә, санламаска бер сәбәп тә таба алмас. Без һәрвакыт үзебезнең үзенчәлекләрне саклаган, үстергән хәлдә бер-беребезгә якынаю юлларын эзләргә тиеш. Чөнки без барыбыз да бер тормыш җебенә тезелгән энҗе бөртекләре кебек", – дип белдерде Камил хәзрәт.
Татарстан мөфтие исламны аның асыл чыганаклары аша өйрәнергә һәм динебез хакында белемне гыйлем ияләреннән тупларга, азчылыкны тәшкил итүчеләрнең шикле дәгъватына иярмәскә чакырды. Моннан тыш, Камил хәзрәт конференциядә катнашучыларга, Санкт-Петербургта яшәүче дин кардәшләребезгә Татарстан мөселманнары сәламен җиткереп, Санкт-Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш төбәге мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Панчеевка татар шамаилен бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз