Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта “Тукай-квест” уенында 30 кеше катнашкан
Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланган.
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). 28 апрельдә Санкт-Петербургта “Тукай-квест” дип аталган әдәби проект уздырылган. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Каюм Насыйри исемендәге институтның Мәдәни-белем бирү үзәге, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар яшьләре активистлары оештырган.
Уенда 30 кеше катнашкан. Алар 4 командага бүленгән. Стартта, барлык командалар да социаль челтәрләрдә үзләренең беренче биремнәрен алган һәм уенны башлаган. Биремнәрдә Санкт-Петербург татарлары тарихы белән бәйле сораулар, ребуслар, кроссвордлар һәм иҗади күнегүләр булган. Барлык биремнәр дә татар телендә язылган.
Оештыручылар биремнәрнең төрле формаларын уйлап тапкан: катнашучылар видеосораулар алган, пазллардан портретлар җыеп, танылган шәхесләрне ачыклаган, тарихи биремнәр эшләгән һәм гарәп алфавитын ачкан.
“Тукай-квест” нәтиҗәләре буенча дүрт команда да биремнәрне уңышлы үткән. Финалда алар Каюм Насыйри исемендәге институтның Мәдәни-белем бирү үзәгендә җыелган.
Уенда катнашучылар квестның мавыктыргыч булуын, уены дәвамында үзләре өчен күп кенә кызыклы яңа фактлар ачуларын әйткәннәр. Барлык командалар да Татарстанның Даими вәкиллегеннән истәлек бүләкләре һәм сувенирлар алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз