news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербург, Тосно һәм Гатчинада «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле концертлары узачак

Татарстанның «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле 28 февральдә Тосно мәдәният сараенда, 29 февральдә исә Гатчина шәһәр мәдәният йортында һәм 1 март көнне Санкт-Петербург тимер юлчылар мәдәният йортында «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятендә чаралар үткәрергә әзерләнә. Бу хакта Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле тамашачылар өчен «Туганнарның сагынган чагы» дип аталган концерт программасы әзерләгән. Программа нигезендә традицияләр, көнкүреш, милли чигү, тормыш идеясе һәм фәлсәфәсе тәкъдим ителә. Халык җырлары, биюләре һәм инструменталь музыка аша безнең ата-бабаларыбызның ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен күрергә мөмкин.

Программада Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче керәшеннәрнең төбәк төркемнәре концерт номерлары тәкъдим ителә. Керәшен фольклоры белән беррәттән, татар халык җырлары һәм биюләре дә яңгыраячак. Ансамбль тамашачыны рус, казак халык җырлары һәм биюләре белән дә сөендерәчәк, ә ногайбәк казакларының «Париж, Париж...» биюе беркемне дә битараф калдырмаячак, диелә хәбәрдә.

«Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле концерт программасы тамашачыга традицияләр тирәнлегенә, аның җырларына, көнкүрешенә һәм мәдәниятенә чумарга, шуның белән Россиянең күпкырлы һәм бай тарихына кагылырга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100