Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта төрки музыка кораллары күргәзмәсе ачыла
17 июньнән 9 июльгә кадәр Санкт-Петербургта Шереметев сарае музыка музеенда төрки музыка кораллары уникаль күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспозициядә «Татнефть» компаниясе Әлмәттә җыйган 700дән артык музыка коралларының илледән артык экспонаты бар. Бу Россиядә гомумтөрки музыка коралларының иң зур җыелмасы, ул даими тулылана. Компания проекты мәдәни традицияләрне саклауга, төрки халыкларның аутентик музыкаль мәдәниятен торгызуга юнәлтелгән. Күргәзмә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән уза.
Коллекция зур тарихи әһәмияткә ия. Кайбер инструментлар Идел буе халыкларының музыкаль көнкүрешеннән тулысынча юкка чыккан, ләкин этнографик тикшеренүләр нәтиҗәсендә яңадан булдырылган.
Күргәзмә кунаклары Санкт-Петербургта томбак, кубыз кыл һәм шаман бубенны күрә алачак, реконструкцияләнгән урта гасыр думбрасы, 9 мең еллар элек кыр кәҗәсе сөягеннән кисеп ясалган флейта күчермәсенең һәм башка күп кенә уен коралларының тавышын ишетә ала.
Экспозициянең интерактив киңлегендә эшләргә һәм музыкаль инструментларда уенның база күнекмәләрен үзләштерергә профессиональ экскурсоводлар ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз