news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстанда төшерелгән яңа фильмнар күрсәтелә

Санкт-Петербургта 11 майда Журналистлар йортында Татарстанда төшерелгән яңа фильмнар күрсәтелә.

«Фильмнар рус телендәге субтитрлар белән татар телендә бара. Фильмнардан соң режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашу була», дип хәбәр итә «Татаркино» оешмасының матбугат үзәге.

15.00 сәгатьтә – Зөлфәт Хәким пьесасы нигезендә төшерелгән «Телсез күке» (режиссер — Рәүф Кубаев), 18.00 сәгатьтә Илдар Юзеев әсәре мотивлары буенча төшерелгән «Гашыйклар тавы» (режиссер — Салават Юзеев) күрсәтелә.

Керү – ирекле. Адрес: Санкт-Петербург, Нева проспекты, 70.

  • Әлеге чара «Татаркино» тарафыннан Татарстан Министрдыгы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге ярдәме белән оештырылган.
news_right_1
news_right_2
news_bot