Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт- Петербургта Татарстан Республикасы көне уңаеннан тантаналы кичә уза
16 сентябрьдә Актерлар йортында Санкт-Петербургның атаклы җырчылары һәм артистлары катнашында классик музыка концерты оештырыла.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Традиция буенча инде алты ел рәттән Санкт-Петербург шәһәрендә Татарстан Республикасы көне уңаеннан төрле чаралар уза.
«Быел 16 сентябрьдә Невский проспектындагы 86 йортта урнашкан К. С. Станиславский исемендәге Актерлар йортында Санкт-Петербургның атаклы җырчылары һәм артистлары катнашында классик музыка концерты оештырыла», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.
Бу көнне сәхнәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Ринат Шакиров, Татарстанның атказанган артисты, опера җырчысы Альберт Җәлиловларның чыгышларын да күрергә мөмкин булачак.
Керү ирекле, чара сәгать кичке 17.00 дә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз