news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Татарстан предприятиеләренең импортны алмаштыру тәҗрибәсе белән таныштылар

Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализацияләү үзәгендә Татарстанның даими вәкиле республиканың сәнәгать үсеше белән таныштырды.

 (Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализацияләү үзәгендә “Энергетика тармагында импортны алмаштыру. Чувашия Республикасы көннәре” дигән тематик атна ачылды. Аның кысаларында узган эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясады, дип хәбәр итә Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте.

Чара Санкт-Петербургның Энергетика һәм инженерлык тәэмин ителеше комитеты рәисе Андрей Бондарчук, шәһәрнең профиль комитетлары һәм Россия Федерациясе министрлыклары вәкилләре катнашында күргәзмә композициясен ачу һәм аның белән танышудан башланды.


“Энергетикада импортны алмаштыру” атнасы кысаларында тармак һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре импортны алмаштыруның актуаль мәсьәләләре һәм инженер-энергетика комплексы ихтыяҗлары өчен җиһазлар һәм материаллар җитештерүне стимуллаштыру турында сөйләште. Ренат Вәлиуллин үз чыгышында соңгы берничә елда Татарстанда сәнәгать үсеше белән таныштырды. Аның сүзләренчә, “республика федераль үзәк үткәргән сәнәгатьтә импортны алмаштыру буенча тармак планнарын формалаштыру һәм тормышка ашыру эшенә беренчеләрдән булып кереште”.


“Татарстан – сәнәгать продукциясенең яртысыннан артыгын экспортка чыгаручы республика. Татарстан сәнәгатен үстерү – импортны алмаштырудан экспортка йөз тоткан модельне үстерү. Июнь аенда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан предприятиеләре продукциясе экспортын үстерү мәсьәләләренә багышланган Икътисади совет үтте. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Экспорт стратегиясе эшләнә. Шул рәвешле, без әлеге һәм булган инструментлар импортны алмаштыру һәм экспортны үстерү сәясәтен нәтиҗәле үткәрергә мөмкинлек бирәчәк дип өметләнәбез”, - диде Ренат Вәлиуллин.

Искәртәбез: Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализацияләү үзәгендә Татарстан Республикасының даими стенды оештырылган. Анда әлеге үзәк үткәргән тематик атналар нигезендә республика предприятеләре турында мәгълүмат урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100