news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстан мәдәнияте кичәсе була

Санкт-Петербургта Татарстан мәдәнияте кичәсе була
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасына багышланган милли мәдәният кичәсе була. Очрашу кысаларында кунаклар Татарстанның бай мәдәнияте, тарихы һәм кунакчыллыгы белән танышачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Санкт-Петербург татарлары» төркеме хәбәр итә.

Программада татарча музыкаль номерлар, истәлекле урыннар турында лекцияләр, милли татар ризыклары белән чәй эчү каралган. Кичә-очрашу Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot