news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре узды

Төньяк башкалада Татарстан киносы көннәре узды. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәмендә «Татаркино» дәүләти оешмасы оештырды.

15 һәм 16 апрельдә Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә соңгы елларда Татарстан кинематографистларының иң популяр «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» фильмнары күрсәтелде. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәрен үткәрү традициягә әверелде. Элек төньяк башкала тамашачылары Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Әмир Галиәскәров белән Рамил Фазлыевның «Мулла», Илдар Ягъфәровның «Байгал» һ.б. фильмнарны бәяләгән иде.

Татарстан киносы көннәре Халыклар сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында узды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot