news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре булды

9-12 октябрьдә Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре үтте. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Петербургта яшәүчеләр Татарстан Республикасының заманча кинематографы, татар әдәбиятының танылган әсәрләре нигезендә төшерелгән фильмнар белән таныша алды.

Программаны 9 октябрьдә «Әниләр һәм бәбиләр» фильмы ачып җибәрде, шулай ук режиссер Ирек Хафизов белән очрашу булды. Икенче көнне тамашачылар Александр Далматовның сугышта хатын-кыз язмышы турындагы «Кырык дүртнең май аенда» фильмын карады. Соңгы көнне «Татармультфильм» студиясенең «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле фәлсәфи гыйбрәтле киносы күрсәтелде.

Чарада Петербург тамашачысы режиссерлар белән турыдан-туры аралаша алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot