news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре башлана

Санкт-Петербургта 15 һәм 16 апрельдә Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни үзәгендә Татарстан кинематографистларының соңгы елларда иң популяр саналган «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» фильмнары күрсәтелә. Бу турыды Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Санкт-Петербургта татар милли-мәдәни үзәге Чайковский урамындагы 24 нче йортта урнашкан. Кино 16:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Барлык фильмнар да рус телендә субтитрлар белән оригинал телдә күрсәтелә.

Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре инде традициягә әверелде. Төньяк башкала тамашачылары Илшат Рәхимбайның «Әпипә», Әмир Галиәскәров һәм  Рамил Фазлыевның «Мулла», Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм башка фильмнарын караган иде инде. Татарстан киносы көннәре Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәмендә уза, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot