Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Татарстан киносы көне узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
11 майда журналистлар йортының кинозалында Татарстан киносы көне узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара кысаларында ике картина күрсәттеләр. Алар -«Телсез күке» (Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемле пьесасы буенча) – 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышы вакыйгалары фонында сугыш вакытында мәхәббәт, хыянәт һәм туганлык турындагы тарих. Режиссеры - Рәүф Кубаев.
«Гашыйклар тавы» (Илдар Юзеев повесте мотивлары буенча) – яшь пар Сәид белән Ясминәнең үзләре өчен символик кайгыда бер-берсенә мәңгелек мәхәббәт турында ант иткән, әмма язмыш аларны озак елларга аерган мәхәббәт тарихы турында фильм. Режиссеры - Салават Юзеев.
Татарстан Республикасының Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов шулай ук кино күрсәтүләрдә катнашты һәм мондый чараларны уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Моннан тыш, фильмны төшерүчеләр-режиссер Салават Юзеев, продюсер Миләүшә Айтуганова белән иҗади очрашу узды.
Оештыручы – тарих һәм мәдәният белән бәйле күпсанлы иҗади проектлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина.
Татарстан киносы көннәре Россия төбәкләрендә милли кинематографны популярлаштыру максатыннан даими үткәрелә һәм безнең кинематографларның гомумкешелек рухи-әхлакый, мәдәни һәм традицион кыйммәтләрен чагылдырган иң яхшы фильмнарын трансляцияли, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз