Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Татарстан киносы көне узачак
11 майда Санкт-Петербургта Татарстан киносы көне кысаларында Журналистлар йорты кинозалында ике кинокартина күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
15:00 сәгатьтә «Телсез күке» (Зөлфәт Хәкимнең шул ук исемле пьесасы нигезендә төшерелгән) фильмы күрсәтеләчәк. Кинокартинаның режиссеры: Рәүф Кубаев.
18:00 сәгатьтә «Гашыйклар тавы» (Илдар Юзеев повесте нигезендә төшерелгән) кинофильмы тәкъдим ителәчәк. Режиссеры: Салават Юзеев.
Шулай ук фильмны төшерүчеләр – режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова белән дә иҗади очрашу булачак.
Фильмнар русча субтитрлар белән татар телендә күрсәтеләчәк.
Адрес: Санкт-Петербург, Невский проспекты, 70 йорт. Керү ирекле.
Сеансларга эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр 8 (812) 323-61-39 телефонына шалтыратып язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз